Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 5 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 12 тапкыр.
17.12.2017 ел 03.14 Тәтеш МР, Чинчурино авылы, Ленин урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 42 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1973 елгы хатын – кыз һәм 1979 елгы ир-ат мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
17.12.2017 ел 08.00 Лаеш МР, Лаеш шәһәре, Мария Ульяна урамы, йорт.
Шәхси бүрәнәле торак йортта янгын чыкты. Мәйданы 0,4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1942 нче елгы хатын-кыз зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Лаеш хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96