Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре “Прибрежный” паркын чүптән һәм коры-сарыдан чистарттылар

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу мәртәбә егермегә якын ГТХМ хезмәткәре кизү вакытында булмаганда шәһәрдә торучыланың яраткан ял итү урыны – “Прибрежный” паркын – тәртипкә салырга карар итте. Янгын сүндерүчеләр җиде капчык каты көнкүреш чүп һәм коры-сары җыеп чыгардылар. Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре ел саен “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясендә актив катнаша һәм “урманчыларга” урман паркы җирләрен чүптән чистартырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International