Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында –3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылган.
Янгынның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 4 тапкыр.
06.11.2017 ел 09.34 Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Тополев урамы, 55 нче йорт, фатир.
Тугыз катлы кирпеч йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1972 елгы ир-атны коткардылар, төрле тән җәрәхәтләре белән ул Казанның Республика клиник хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе – тәмәкене тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96