2017 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районында Bell 407 вертолёты төшеп бәрелү турында хәбәр килде. Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр килде. Пилот, кызганычка каршы, үлде. Җирдә җимерекләр юк. Килгән 8 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге каерылган төзелешләрдән пилотның мәетен чыгарды. Һәлакәтнең шартлары ачыклана. Нәтиҗәләрне бетерүгә барлыгы 48 кеше, 15 берәмлек техника катнаштырылган.