Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 5 ноябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын. Кызганычка каршы 1 кеше һәлак булды.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү операциясенә – 2 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

04.11.2017 ел 02.00 Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 55 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 3 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ир-ат мәетен тапты, шәхесе ачыклана. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International