Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Кызганычка каршы 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зыян күрде.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
03.11.2017 ел 16.40 Кайбыч МР, Олы Русак авылы, Җиганша урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле мунчада ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1965 елгы ир-ат зыян күрде. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчедәр, 1948 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96