Әлмәттә федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядының уку-күнегү манежында гамәли янгын сүндерү спорт буенча өлкәннәр, егетләр һәм кызлар арасында отрядның физик культура коллективларының беренчелеге үтте. Иң яхшы исемен алырга хаклы булыр өчен икенче отрядның барлык бүлекләреннән 13 төркем ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 15 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге алды.