Коткаручылар һәм ГИМС хезмәткәрләре сезон аралыгына әзерләнәләр һәм практикада аерылып киткән боздан балыкчыларны коткаруны һәм боз астына төшеп киткән зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтүне эшкәрттеләр. Боз астыннан балык тотарга яратучыларны коткару белемен шомартыр өчен ГИМС үзәге янындагы Казансу елгасының акваториясе өйрәнү мәйданчыгы булды. ГИМС хезмәткәрләре республикада барлыгы бозга куп балык тотучы чыга торган 88 урынны исәпкә алганнар.