Кыргыз Республикасы кунаклары Яшел Үзәндә булдылар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Идарәара эшләү ничек оештырылганы, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә “Имин шәһәр” проекты ничек эшләгәне белән чит ил кунаклары Бердәм кизү диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) эше үрнәгендә таныштылар. Урта Азия хезмәттәшләренә диспетчерларга килеп чыга торган һәлакәтләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм чишү буенча мәсьәләләрне тиз һәм нәтиҗәле чишәргә булыша торган ЕДДС ның барлык техник мөмкинлекләрен һәм программа белән тәэмин итүен күрсәттеләр. Районның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары махсус программаларның аерым якларын, хәрәкәтләр алгоритмын һәм эш спецификасын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International