Кыргыз Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен куллануга кертмәкче булалар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Кыргыз Республикасы ЭЭМ информацион технологияләрнең баш идарәсенең башлыгы Алмазбек Бообеков җитәкчелегендә Кыргыз Республикасы делегациясе килгән. Бер көн эчендә Урта Азия кунаклары Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның төрле хезмәтләренең тәҗрибәсен өйрәнгән. Делегация 112 хезмәтенең Чакыруларны эшкәртү үзәгендә, Казан башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсендә һәм Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International