Хәрби хәзерлек, көч һәм чыдамлык

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең 10 нан 13 нә кадәр Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәтнең 1 нче отряд уку-күнегү полигонында отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең кизү каравыллары арасында хәрби җәелдерү буенча ярашлар үтте. Анда һәрберсе биш кешедән торган 56 кизү каравылы катнашты. Барлыгы 280 янгын сүндерүче эшләтелгән. Беренче этапта катнашучылар үзләренең белемен һәм осталыгын шартлы янгын чыганагын бетерүдә күрсәтте, икенче этапта коткаручылар зыян күрүчене машинадан чыгарып аңа беренче медицина ярдәмен күрсәтте. Ахыргы этапта янгын сүндерүчеләр ачык су чыганагыннан суыра торган җиңсәләр ярдәме белән су алуда ярышты. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны 93 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International