Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 14 октябре, шимбә

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 5. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 1, транспорт чараның системалары, механизмнары һәм элемтәләре төзек булмау – 1, электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 3, сәбәп ачыклана – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән юл-транспорт һәлакәтенә – 1, хәбәрсез югалганнарны эзләүгә – 2, урманда адашканнарны эзләүгә – 1, килүгә отбой – 3 тапкыр. Профилактик эшләргә – 6 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International