Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 13 октябре, җомга

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эш итү – 4, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1, тартканда сак булмау – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, хәбәрсез югалганнарны эзләүгә – 2, урманда адашканнарны эзләүгә – 1, килүгә отбой – 2 тапкыр. Профилактик эшләргә – 7 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International