Саф смотрында тикшерүчеләр беренче чиратта хезмәткәрнең кыяфәтенә игътибар иттеләр. Пөхтә чәч, чистартылган аяк киеме – бөтенесе дә хәрби уставка туры килергә тиеш. Шулай да хезмәткәрнең званиесе һәм вазифасы туры килергә тиеш булган таныклык, шәхси номеры язылган металл жетон тикшерелде һәм шәхси гигиенаны үтәү әйберләре – кулъяулык һәм тарак.