Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 2, милекнең төрлек формалары – 1, бакча йортлары – 1, транспорт чаралары – 2, коры печән – 1. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 2, электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 5, мичнең куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут төртү – 1, ут белән эшләр үткәргәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 4, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 4 тапкыр. Профилактик эшләргә – 8 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96