Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыкты.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 4 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

26.09.2017 ел 12.16 ӘгерҗеМР, Кама елгасы, Кичкетан авылы тирәсендә.

Штаттан тыш булган ГИМС хезмәткәре ике ир-атны, 1984 елгы һәм 1980 елгы һәм бер хатын-кызны, 1991 елгы коткарды. Алар резин көймәдә булганнар, көймәнең двигателе төзек булмаган. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.

26.09.2017 ел 06.47 Яңа Чишмә авылы,  Ямашинск урманчылыгы.

МЧС коткаручылары урман массывында адашкан, 1977 елгы хатын – кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.   

26.09.2017 ел 14.00 Алабуга МР, “Түбән Кама” милли паркы.

МЧС коткаручылары урман массивында адашкан ике хатын- кызны, 1965 елгы һәм 1985 елгы һәм 2012 елгы баланы таптылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.

26.09.2017 ел 16.33 Тукай МР, Боровец урманы.

МЧС коткаручылары гөмбә җыйган вакытта адашкан, 1976 елгы хатын-кызны һәм 1999 елгы кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International