Бүген Русия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләрендә үзгәрешләр гамәлгә керә башлый. Кагыйдәләр, атап әйткәндә, хакимиятнең иминлек тәэмин итү буенча вәкаләтен киңәйтәләр. Бина фасадларында урнаштырыла торган транспарантлар һәм баннерлар янмый торган яисә авыр янучан материаллардан ясалырга тиеш. 26 сентябрьдән гомум куллану җирләрендә учакларны ягу, чүп-чар һәм чирәм яндыру тыела.