2017 елда 26 сентябрьдә Югары Ослан муниципаль районында Яр буе Морквашы торак пункты янында Идел елгасында этүче буксир һәм резин көймә бәрелгәннәр. Вакыйга урынына Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме, ГИМС инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиттеләр. Бәрелештән соң көймә әйләнүе һәм ике кеше – ир-ат һәм хатын-кыз – суга төшүләре ачыкланды. Аларны буксир командасы коткарган. Әмма моннан соң чамалана торган мәгълүмат буенча хатын-кыз йөрәк өянәгеннән үлгән.