Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
23.09.2017 ел 13.07 Әлмәт МР, «Юность» лагере янында.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан хатын – кызларны таптылар, 1999 елгы, 1997 елгы, һәм 1986 елгы. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
23.09.2017 ел 15.58 Тукай МР, «Дубравушка» бакчачылар ширкәте тирәсендә .
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан, 1950 елгы хатын-кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
23.09.2017 ел 17.00 Тукай МР, «Яз2» бакчачылар ширкәте тирәсендә.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан хатын – кызларны таптылар, 1972 елгы һәм 1953 елгы. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96