Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
24.09.2017 ел 11.00 Әлки МР, Иске Салман авылы.
Туганнар урманда адашкан, 1930 елгы хатын-кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
24.09.2017 ел 14.05 Яр Чаллы шәһәре, Боровецк авылы.
МЧС коткаручылары урманда адашкан, 1941 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
24.09.2017 ел 19.46 Минзәлән МР, Дуслык авылы, Минзәлә урманчылыгы.
Туганнар урман массывынды адашкан, 1962 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
24.09.2017 ел 21.10 Яр Чаллы шәһәре, Боровецк авылы.
МЧС коткаручылары урманда адашкан, 1975 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96