Казанга эш визиты чикләрендә Владимир Пучков Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җиваплаучы бүлекләрнең эшен һәм хәрби әзерлеген карап тикшергән. Федераль министрны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин җитәкләгән. Русия ГТХМ делегациясе ГТХМ коткаручылары квалификациясен арттыру программасын үтә торган КФУ ның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, 112 ашыгыч чакырулар хезмәтендә һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 отрядының Мәскәү районын саклау буенча 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә булган.