Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Казанга эш визиты программасының беренче пункты Русия ГТХМ башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең кирәге өчен яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасын бирү тантанасында катнашулары булды. Тантана Казан теннис академиясенең территориясендә үтте. Аннан соң Русия ГТХМ идарәчел бүләкләрен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләренә бирү тантанасы үтте.