Русия ГТХМ Португалия хезмәттәшләре белән алдагы үзара булышу һәм тәҗрибә алышуга әзер. Казанда гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өйлкәсендә Русия һәм Португалия хезмәттәшлегенең алдагы инициативалары турында фикер алышынды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда Русия Федерациясенең һәм Португалия Республикасының сәүдә-икътисад һәм фәни техника хезмәттәшлеге буенча VI нчы Русия-Португалия Хөкүмәтара комиссиясенең  эше башланды. Ике яклы форумның беренче көнендә эш төркемнәренең тематик утырышлары үтте. Аларның берсе гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өйлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган иде. Утырыш Русия ягыннан Русия ГТХМ ның Халыкара эш департаментының директоры урынбасары Алексей Авдеев һәм Португалия ягыннан Португалия Республикасы Гражданнарны саклау буенча милли хезмәтнең гадәттән тыш хәлләрдә эшләрне планлаштыру департаментының директоры урынбасары Жозе Оливейру рәислегендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International