Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы нигезендә гражданнар оборонасының штатта булмаган авария-коткару формированиеләре арасында 15 нче республика ярышларының финал этабы үтте. Профеессиональ түгел элемтәчеләр, разведчиклар һәм санитария дружинниклары ролендә эшләгән предприятиеләрнең 230 дан артык эшчеләре тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрне бетерергә кирәк булган белемнәрен күрсәттеләр. Ярышларда Татарстанның 8 шәһәрләреннән 18 төркеме катнашкан. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны Яшел Үзән шәһәренед гражданнар обронасы формированиеләре алган.