Гөмбә җыйган вакытта ике көн элек югалган хатын-кыз Кама Тамагы районында табылган

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елда 12 сентябрьдә 21.00 дә 1941 елгы хатын-кыз югалганы турында хәбәр килде. Ул 12 сентябрьдә Куйбышев Затоны торак пунктыннан 13.30 тирәсендә гөмбә артыннан чыгып китеп кире кайтмаган. Ике көн аны эзләгәннән соң 14.10 да 116 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы Эдуард Гилазов, биеклектән бинокль аша караганда тасвирга килешә торган эзләнгән хатын-кызны Тенишево т. п. янында Казан шәһәре ягына юл буенча барганны күреп алды. Аны үзәк район хастаханәсенә илтеп куйдылар. Туганнары аны таныган, сәламәтлек хәле канәгатьле дип бәяләнгән. Туганнары аны өйгә алып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International