2017 елда 14 сентябрьдә 10 сәгать18 минутта Яр Чаллы шәһәрендә М-7 юлында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килде. Бер кеше кысылган булган. Урынга 6 нчы эзләү-коткару отряды һәм ПСЧ-72 янгын сүндерүчеләре җибәрелде. Алар транспорт чараның алгы ягын этеп чыгарган, аккумуляторны ычкындырганнар һәм 1969 елгы зыян күргән йөртүчене изелгән кабинадан чыгарганнар. Ул төрле имгәтүләр белән хастаханәгә яткырылган.