Үткән ял көнендә Җиңү паркында “Балалар – безнең киләчәгебез!” бәйрәме үтте. Аны “Уфанет” АҖ Казан филиалы оештырган. Русия гражданнар оборонасының 85 еллыгы алдыннан “Көч, батырлык, намус!” мәйданчыгында балаларны ГТХМ ның техникасы һәм хезмәткәрләре көткән. Барлык махсус техниканы күргәзмә үрнәкләрен кебек карап та, көчле автомобильләрнең эчендә утырып, үзләрен ярдәмгә ашыккан коткаручы булып хис итеп тә булды.