Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 8 сентябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше зыян күрде.

Сәбәпләре: мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  -  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

07.09.2017 ел 11.33 Казан шәһәре, Совет районы, 2нче Азинская урамы, 1Д йорты, фатир.

Тугыз катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 1994 елгы хатын-кыз һәм 2016 елгы бала зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International