Бүген Татарстан Республикасында Русия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин гражданнарны кабул итүен үткәрде. Кабул итүгә уннан атык татарстанлы язылган иде. Гражданнар күбесендә Казанның Привольный поселогында янгын сүндерү машинасы керү юллары, торак һәм бакча ширкәтләренең янгыннан саклану хәле проблемалары белән мөрәҗәгать иткән, ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең элекке хезмәтләренең пенсия белән тәэмин итү турында сораулар биргән, шулай да гражданнар торак белән тәэмин итү соравы белән кызыксынган.