2017 елның 24 июлендә 15 сәгать 45 минутта бер шахиттән Яшел Үзән шәһәрендә күп фатирлы торак йортның өченче катында лоджиядә янгын турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү бүлекләрен 7 нче отряд ПСЧ-60 ның янгын сүндерү автомобилен йөртү өлкән инструкторы эчке хезмәт өлкән прапорщигы Евгений Гордеев каршылаган. Ул лоджиядә януны үзенең машинасында йортны узып барганда күреп алган. Аның сүзләренчә, ул фатирда булган 3 һәм 5 яшьлек балаларны чыгарып икенче каттагы күршеләргә илткән, алар янгыннан зыян күрмәгән. Янгын 8 минут эчендә локальләштерелеп бетерелгән. Аның чамалана торган сәбәбе – утны саксыз куллану.