Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары барлык эшли торган боз кичүләрнең техник тикшерүе нәтиҗәләре буенча Идел һәм Кама елгаларында табигый юлларны ябу турында карар кабул иткән. Татарстан Республикасы территориясендә боз кичүләрнең эшенә җылы һава торышы төзәтмәләр керткән.