Янгын сүндерү хезмәте елында балаларны саклап

8 April 2016, Friday

Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә 7 нче апрельдә 171 нче мәктәптә 2 “Б” сыйныфы укучылары өчен янгын куркынычсызлык темасына багышланган ачык дәрес үткәрелде. Чарада эчке хезмәт майоры Светлана Лебедева укучыларга гадәттән тыш хәлләрдә тәртип кагыйдәләре турында сөйләде, алар белән ут белән бәйле куркынычлар турында сораулар турында, янып китүчән әйберләрне сак кулланмау нәрсәгә китерә алганы турында сөйләште. Шулай ук ул укучыларга янгынны булдырмау чаралары турында искә төшерде һәм алар белән 112 һәм 101 ашыгыч телефон номерларын кабатлады.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International