112 ашыгыч чакырулар хезмәтенең җитәкчелеге иреклеләрне рәхмәт белдерү хатлары белән бүләкләгән. Алар Конфедерацияләр Кубогының матчларын үткәрү вакытында квалификацияле лингвистик ярдәм күрсәткән. Нинди дә булса вакытта чит ил гражданнардан биш телдә хәбәр кабул итә алалар – инглиз, француз, кытай, немец һәм испан. Һәрхәлдә чит ил кешеләрдән чакырулар кабул ителгән. Нигездә алар белешмә мәгълүмат белән кызыксынган иде, шулай да медицина ярдәменә мөрәҗәгатьләр булган.