Халыкны начар һава торышы турында белдерү, шул исәптән шторм кисәтү, ничек башкарылганы турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган брифингта сөйләшкәннәр. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм республика Гидрометеорология үзәгенең вәкилләре чакырылган иде.