Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  9  тапкыр, ялган чакырулар буенча 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында  – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:   электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4  тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

24.05.2017 ел 08.16 Мамадыш МР, Урыс Пакшин авылы, Яшьләр урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм ике каралтыда ут чыкты. Мәйданы 52 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1946 елгы хатын-кыз мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

24.05.2017 ел 09.30 Ютаза МР, Иске Уруссу авылы, Мәктәп урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 1957 елгы ир - атның өстендәге киеме янды. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче утны сүндерәләр. 1957 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International