2017 елның 20 нче апрелендә 7.45 тә, начар һава торышы нәтиҗәсе буларак, Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч муниципаль районнарының территориясендә һәм Казан шәһәренең өлешендә 10 234 кеше яши торган (шул исәптән 1 285 бала) 41 торак пунктта (12 мәктәп, 2 пар казаннары бинасы, 11 фидер, 178 транформатор подстанциясе) электр белән тәэмин итү өзелгәне турында хәбәр килгән. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 126 кеше һәм 46 берәмлек техника эшләтелгән.