Татарстан Республикасы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны Конфедерацияләр Кубогы матчларында иминлекне тәэмин итү буенча куелган бурычларны башкарырга әзерләнгән

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Моның турында бүген Русия ГТХМ министры Владимир Пучков гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча Русия Федерациясе Хөкүмәт комиссиясенең Казанда үткән күчмә утырышы нәтиҗәләре буенча әйткән. Комиссиядә фикер уртаклашылган иң мөһим сорауларның берсе – 2017 елның ФИФА Конфедерацияләр Кубогының матчаларында иминлекне тәэмин итәргә көчлә һәм чаралар әзер булу. “Казан” халыкара аэропортында Русия ГТХМ башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, эчке хезмәт генерал-лейтенанты – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми шәхесләр каршылаган. ГТХМ делегациясе аэропорттан “Казан Арена” футбол стадионына юнәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International