Мәктәп каникуллары алдыннан Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре “Метроэлектротранс” МУП белән бергә язгы ял көннәрендә сулыклар бозында балалар белән булган һәлакәтләрне булдырмас өчен бозда иминлек буенча балаларның рәсемнәр күргәзмәсен оештырганнар. “Бозда сак булам” конкурсы катнашучыларының күп санлы эшләре “Тукай мәйданы” Казан метро станциясен бизәгән. Күчмә күргәзмә казанлыларны 3 нче апрельгә кадәр шатландырачак. Шулай ук ГИМС хезмәткәрләре метрополитен пассажирларына йөздән артык тематик истәлекләр һәм кесә календарь өләшкән.