2016 елның 21 нче ноябрендә сәгать 17.52 дә Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама ГЭС ның түбән бьефында, Кама елгасында яр буеннан 300 метрлык арада 10 балыкчы белән бергә боз кисәге аерылып киткәне турында хәбәр килгән. Күп ярыклар һәм җылулар балыкчыларга яр буена кире кайтырга юл япкан иде. Вакыйга урынына барлык ашыгыч хезмәтләр чыккан – Хивус-6 һава мендәрле көймә белән коткаручылар, ГИМС һәм балык тоту күзәтүе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм бригадасы. 3 кешене коткарганнар, 7 кеше үзе чыгарга ирешеп котылган.