2016 елның 13 нче июлендә сәгать 5 тән 18 гә кадәр көчле метеорологик күренешләр турында киңәш-кисәтү

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Кадерле гражданнар! 13 нче июльдә иртүк һәм көндез сәгать 5 тән 18 гә Татарстан Республикасы территориясендә 15-18 м/с кадәр көньяк-көнбатыш җиле кыска вакытлы исеп китүләре белән урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Урамда булганда һава торышы бозылган очракта электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама һәм витрина щитлары янында булмаска тырышыгыз, шулай да йорт кәрнизләре, реклама стендлары һәм сузылмаларыннан читтәрәк торырга, нык булмаган япмалар һәм черегән агач кәүсәләре янында тормаска тәкъдим ителә. Җил исү очракларында яраланмас һәм имгәнмәс өчен бина керүенә яисә идән астына кереп качырга кирәк.

Табигатьтә булганда җил көчләнүен сизсәгез, урманда яисә сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, һавадагы электр тапшыру линияләрнең бөтенлегенә игътибар итегез;

- ишегалдыгызда ватылучан төзелешләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне яралатырга мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка агызу системаларын яңгыр агымын читкә юнәлдерүгә әзерләү буенча чаралар күрергә.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр сез велосипедта яисә мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләксәгез, һичшиксез туктагыз һәм транспорт чарагыздан 30 метрга якын аралыкта яшенле яңгыр узганын көтеп торыгыз. Автомобильдә дә йөрүне дәвам итмәскә кирәк, чөнки электроника эше бозылырга да мөмкин. Туктап, машинаның тәрәзәләрен ябырга һәм явым-төшем узганын көтеп торырга кирәк.

Әгәр сез яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, (комлы яисә ташлы) җиргә, мөмкин булганча уйсулыкка ятарга тәкъдим ителә. Яныгызда елга, күл яисә буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Йөртүчеләргә мөмкин булганча шәхси автотранспортта барудан баш тартырга яисә юлда бик игътибар булырга.

Җәяүлеләргә автотрассаларны аркылы чыккан вакытта һәм аларның янында булганда артык сак булырга.

Игътибар һәм сак булыгыз!

Нинди дә һәлакәт булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры 112 мөрәҗәгать итә аласыз. Чакырулар тәүлек буе кабул ителә һәм шәһәр һәм кесә телефоннарыннан түләүсез.

Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International