Татарстан сулыкларында боз үзенең ныклыгын һәм юанлыгын бик тиз югалта

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Тиз агымлы елгаларда яки җылы сулар агып төшүче урыннарда, бигрәк тә елга юлы һәм яр буйлары янында катмаган яки эрегән урыннар һәм нык булмаган боз урыннар күбрәк була башлый. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторлары көн саен һава мендәрендәге суднода акваторияне тикшерәләр һәм коткару жилетларында, куркынычсызлык чараларын үтәп, бозга чыгалар.

"Төнге кыраулар бетте һәм шуңа бәйле рәвештә елгаларда су биеклеге күтәрелә. Ә бу беренче чиратта бозларның ярдан аерылуына китерергә мөмкин. Идел елгасында боз торышын мониторинглау барышында бозның калынлыгы 15-20 см тәшкил итә торган берничә куркыныч урын ачыкланган. Әмма бозның йомшак, нык булмаганын һәм боз астына төшеп китү ихтималы зурайганын онытмаска кирәк", - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.

Ринат Мөхетдиновның кышкы балык тотудагы стажы - 50 елдан артык, һәм ул бер тапкыр да боз астына төшеп китмәгән, чөнки сезонны вакытында ачкан һәм япкан. Беренче чиратта, язгы нык булмаган боз аркасында.

"Ул башлангыч күренешләрсез, шуна ук - шух! Һәм китеп барды. Кат боз әле әзрәк бөгелер, ә монысы шунда ук ватылып китәчәе, - ди тәҗрибәле балыкчы.

Һәм иң куркынычсыз вариант - бозга чыкмаска!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International