Язгы боз куркыныч: мәктәп укучылары өчен дәрес

2024 елның 9 марты, шимбә

Нәкъ менә шул хакта Казан укучыларын язгы каникуллар алдыннан кече үлчәмле суднодар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару хезмәте коткаручылары һәм җәмәгать арасыннан чыккан коткаручылар кисәтте һәм алар белән сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча ликбез үткәрде.

171 нче Казан мәктәбенең актлар залында берничә сыйныф җыелды. Уку кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, чараны оештыручылар үзләре белән күрсәтмә әсбаплар китерделәр - суда коткару чараларын, ә тагын батып үлүчегә ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс күрсәтү өчен Яшка исемле манекенны алып килделәр.

Башта, әлбәттә, җәмәгать арасыннан чыккан коткаручылар балаларга язгы чорда боз тиз ватылучан һәм балалар уеннары өчен куркыныч була дип аңлаттылар. Шулай ук гадәттән тыш хәлгә эләкмәс өчен, гадәттән тыш хәл вакытында шаһит булган очракта нишләргә кирәклеген сөйләделәр.

Мондый дәресләрне ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәм җәмәгать арасыннан чыккан коткаручылар республиканың барлык мәктәпләрендә балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International