«Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган Динамо хәрәкәте ветераннары иҗаты бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

    Казан спорт комплексында «Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган Динамо хәрәкәте ветераннары иҗаты бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

    Бүләкләү алдыннан ветераннарны иҗади номер белән Казан музыка көллияте студентлары сәламләде.

    Татарстан Республикасы "Динамо" җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гаврилович Гайсин ветераннарга конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

    Аннары конкурс номинацияләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү, конкурсантларга плакеткалар һәм исем сертификатлары тапшыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International