ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бу мәртәбә янгын сүндерү һәм коткару серләрен укучыларга Түбән Каманың Татарстан Республикасы буенча беренче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерүчеләре сөйләде. Беренче отрядның төп эш юнәлешләренең берсе – балалар белән эшләү. Янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрендә булганда алар янгын сүндерүче һөнәре белән дә танышалар, яхшы тормыш иминлеге дәресен дә алалар. Көзге каникуллар алдыннан 33 нче бүлек ишекләрен 34 нче шәһәр гимназиясендәге икенче сыйныфның 24 укучысына ачты.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International