Бу мәртәбә янгын сүндерү һәм коткару серләрен укучыларга Түбән Каманың Татарстан Республикасы буенча беренче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерүчеләре сөйләде. Беренче отрядның төп эш юнәлешләренең берсе – балалар белән эшләү. Янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрендә булганда алар янгын сүндерүче һөнәре белән дә танышалар, яхшы тормыш иминлеге дәресен дә алалар. Көзге каникуллар алдыннан 33 нче бүлек ишекләрен 34 нче шәһәр гимназиясендәге икенче сыйныфның 24 укучысына ачты.