ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Мәктәп каникуллары алдыннан Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре “Метроэлектротранс” МУП белән бергә язгы ял көннәрендә сулыклар бозында балалар белән булган һәлакәтләрне булдырмас өчен бозда иминлек буенча балаларның рәсемнәр күргәзмәсен оештырганнар. “Бозда сак булам” конкурсы катнашучыларының күп санлы эшләре “Тукай мәйданы” Казан метро станциясен бизәгән. Күчмә күргәзмә казанлыларны 3 нче апрельгә кадәр шатландырачак. Шулай ук ГИМС хезмәткәрләре метрополитен пассажирларына йөздән артык тематик истәлекләр һәм кесә календарь өләшкән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 6 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International