Яр Чаллыдан 72 ЭКБ командасы Татарстанда шартлы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча иң яхшысы булды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Мамадышта «2020 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы командасы " исеменә республика ярышларының финал этабы узды. Иң көчлесе титулын Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отрядының Яр Чаллы янгын-коткару бүлеге командасы яулады.
Финал этабына юл – транспорт һәлакәтләре вакытында авария-коткару эшләрен алып бару буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре арасында зона ярышларында җиңүче 11 команда узды.
Нәтиҗәдә, җыелган баллар һәм юл-транспорт һәлакәтләренә җавап бирү вакыты буенча җиңү яулады, ә аның белән бергә күчмә кубокны Яр Чаллы 72 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге командасы яулады. Әлмәт ЭКБ-65 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды коллективы чемпионнарга нибары 19 секунд калышты. Өченче урынны Түбән Кама ФЯХО-1 №35 ЭКБ командасы яулады.
Хәзер җиңүчеләргә тагын бер сынау – «юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел Буе региональ үзәгенең иң яхшы командасы» дигән ярышларда республика данын яклау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International