ГТХМ хезмәткәрләре ”Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)" VII Милли чемпионатының куркынычсызлыгын тәэмин итә.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Операция әзерлегенә тест үткәрү һәм дөнья чемпионатын үткәрүгә барлык сервисларның үзара хезмәттәшлеге механизмнарын камилләштерү кысаларында Казанда 2019 елның 20-24 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы уза. Илкүләм чемпионат кысаларында 92 компетенция (шул исәптән 56 дөнья чемпионаты компетенциясе буенча) һәм 48 «WorldSkills Юниоры» компетенцияләре буенча Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1500 дән артык конкурсант, дөньяның 23 иленнән 170 конкурсант, 1569 эксперт, 1800 волонтер катнашачак. 17 меңнән артык кеше планлаштырыла. Бу көннәрдә милли чемпионаттан тыш 26 WorldSkills компетенциясе буенча "Зирәк (50+) күнекмәләр" чемпионаты уза, анда «50+» юнәлеше буенча 391 конкурсант һәм 109 эксперт катнашачак.

Илкүләм чемпионат дөнья чемпионатына максималь якын булган сынау чарасы булып тора һәм куркынычсызлык өлкәсендә чаралар комплексын тестлаштыру максатында үткәрелә. Төрле өйрәтүләр, шулай ук тест ярышлары уздыру кунакларның, катнашучыларның һәм инфраструктураларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык гамәлләрне эшләргә, шулай ук җәлеп ителгән объектларның гына түгел, ә җәлеп ителгән персоналның функциональ әзерлеген бәяләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International