Яшел Үзән шәһәре янгын бүлеге фасадында яңа экспонат барлыкка килде

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Россия янгынчылыгы оешуга 370 ел тулу юбилей көненә берничә көн калды. Һөнәри бәйрәм алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре берничә чара үткәрә. Шушы көннәрдә 53 янгын сүндерү-коткару бүлеге янында "Днепр» иске янгын мотоциклын урнаштырдылар.

Бу раритет Тәтеш районында табылды. Техник чараның торышы ямьсез иде. Күрмәгәннәрне күргән искесе мотоцикл ремонтка мохтаҗ иде.  Яшел Үзән янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы һәм осталыгы белән ул торгызыла һәм яңа аутентик төс ала.

Яңа борынгы экспонат 53-ЭКБ яңартылган фасад панорамасына табигый рәвештә яхшы туры килде. Кайчандыр инспекциядә хезмәт иткән «Днепр» мотоциклы файда китерүен дәвам итә - хәзер инде узган гасыр янгын техникасының күрсәтмә экспонаты сыйфатында.

 

Резеда Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча 8-ФЯХ отряды матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International