Балаларны караусыз калдырмагыз! Апас районында янгында бала һәлак булды

2019 елның 1 феврале, җомга

Янгын: Апас районы, Шәмәк авылы, Һади Такташ урамы, ике фатирга исәпләнгән йорт. Ср. Болтаево янгынчылары килүенә кирпеч йорт тәрәзәсеннән куе төтен чыга. 13.56 да ачык яну бетерелә.

Сабыйның әнисе мунчага кергән, 4 еллык баланы өйдә калдырып, ишекне ябып киткән. Эштән кайткач, әтисе фатирда көчле төтен күреп, ишекне ачып, каты төтен астында баланың ишек янында ятуын күрде. Ир урынга оператив хезмәтләр чакыртты. Хатыны белән бергә алар медиклар килеп җиткәнче сабыйны аңына китерергә тырыштылар. Әмма килеп җиткән медиклар үлем очрагын теркәгән, 2016 елда туган бала яну продуктлары белән агуланган. Янгынның мәйданы 4 кв.метр тәшкил иткән.

Янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан.

Барлыгы янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 18 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан - 7 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителде.

Хөрмәтле ата-аналар! Баладан бер адым алда булуы бик мөһим, шул чакта сез куркынычлыкны кисәтә аласыз! Өйдәге төп кагыйдә – балаларны караучысыз калдырмаска!

Мәктәпкәчә яшь хәрәкәт активлыгын арттыру һәм баланың физик мөмкинлекләрен арттыру белән характерлана, алар, кызыксынучанлыгы, мөстәкыйльлеккә омтылышы белән бергә, еш кына имгәнү куркыныч хәлләргә китерә. Балалар травмасыннан көнкүреш җәрәхәтләре 50% тан 75% ка кадәр, җәрәхәтләнүчеләрнең 42% ы – беренче алты елга кадәр булган балалар тәшкил итә дип күрсәтә медицина статистикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International